Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Усының үләнле чәен яраттылар

Мөслим районы үзәгендә уздырылган “Җиз кыңгырау моңнары” фестивалендә Яңа Усы авыл җирлеге керәшеннәре дә актив катнашты.

Кыш озатуга багышланган бәйрәмне “кошовка”-чаналарга җигелгән атлар парады башлады. Анда, Яңа Усы һәм Баланлы авыл җирлекләренең, чанасында керәшен һәм татар милли киеме кигән кызлар утырган уртак пар аты да тамашачы каршыннан җилдереп узды. Бу үзе үк биредә төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып, бер олы гаиләдәй тату-дус яшәүләрен күрсәтә.

Районда икенче мәртәбә оештырылган “Җиз кыңгырау моңнары” фестиваленә бу юлы Яңа Усы авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы бик нык әзерләнгәнәр иде.

Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова әйтүенчә, фестивальдәге концертта “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбле үз авыллары көен җырлаган. Ә Усының аш-су осталары кышкы саф һавада күңел ачучы халыкны кайнар коймак һәм чәй белән сыйлаганнар. Бәйрәм итүчеләр Питрауга кадәр Усы урманыннан җыелган шифалы үләннәрдән генә ясалган кайнар чәйне аеруча яратып эчкәннәр. Биредәге ярминкәдә Усы уңганнары үз куллары белән бәйләгән һәм ясаган әйберләрне, экологик яктан иң чиста урында үстерелгән яшелчәдән ябылган консервларны, тәмле вареньены, сөт ризыгын һәм дару үләннәрен күпләп сатып алганнар.

Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин үз чыгышында искәрткәнчә, халык яратып өлгергән “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале – традицияләрне торгызуга бер адым. Уен һәм ярышлар белән үрелеп барган мондый бәйрәмнәр барлык милләт кешеләрен берләштереп кенә калмый, ә туган төбәкнең, туган җирнең, туган илнең кадерен белергә дә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев