Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Усыкай буйлары" ансамбле Татарстан Халыклар Ассамблеясе членнарын таң калдырды

Мөслим районы үзәгендә, Татарстан Халыклар Ассамблеясе җирле вәкиллегенең оештырылуына биш ел тулу уңаеннан, киңәйтелгән утырыш үтте

Шул уңайдан, район мәдәният йорты фойесы милли күргәзмәләр белән бизәлде. Күргәзмәдә милли ризык урын алган керәшен почмагы аерым игътибар үзәгендә булды. Утырышка һәр халыкның үз милли киеменнән килүен дә әйтергә кирәк.

Анда муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, вәкиллекнең җирлек җитәкчесе Рушат Солтанов, милли оешмалар җитәкчеләре һәм активы, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары һәм башкалар катнашты.

Утырышта җирле рус, мари, керәшен һәм, шулай ук, татар халык оешмалары отчет тоттылар. Төрле халыкларның дус-тату яшәве өчен зур тырышлык куючы милли оешма җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырылды.

Мөслим керәшен оешмасы җитәкчсе Галина Романова, озак еллар дәвамында керәшеннәрнең йолаларын, традицияләрен һәм мәдәниятен саклаудагы тырыш хезмәте өчен, муниципаль район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Шулай ук, Яңа Усы авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Филипповага да махсус бүләк тапшырылды. Утырышның рәсми өлеше беткәннән соң, һәр милләт сәхнәдә үз йоласын күрсәтте. Җирле керәшен оешмасы “Май чабу”ны сәхнәләштергән иде. Яңа Усы авылыннан “Усы буйкайлары” керәшен фольклор ансамбле артитсларының үз йолаларын күрсәтүләре, җанга якын җырулары, элгәреге милли киемнәренең җетелеге, матурлыгы залдагыларны сокландырды.

Утырыштан соң, ансамбльләр өчен “Карина” кафесында мул табын көйләнгән иде. Андагы бәйрәмдә дә һәр милләтнең матур йолалары искә алынды, ул җыр-биюләр белән үрелеп барды. Табынга китерелгән бәлешләрне керәшен җыруы белән ачу да мәҗлесне ямьләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев