Уш китмәле дөнья: зәңгәр китның йөрәге - 600 кило, иң мәрхәмәтсез ана - кыр кәҗәсе
Хәбәрләр

Уш китмәле дөнья: зәңгәр китның йөрәге - 600 кило, иң мәрхәмәтсез ана - кыр кәҗәсе

Дөньяда әллә никадәр кызыклы вакыйгалар һәм фактлар бар

70 метрлы күлмәк

Иң зур күлмәк Екатерина IIнең коронациясе өчен тегелә. Патшабикә буларак тәхеткә утырту хөрмәтенә тегелгән ул күлмәкнең шлейфы озынлыгы – 70 метр, ә киңлеге 7 метр булган.

Йөрәге 600 кило

Зәңгәр кит – дөньядагы иң зур диңгез хайваны. Аның озынлыгы 33 метрга җитә. Авырлыгы – 120 тонна. Зәңгәр китның йөрәге генә дә 600-700 килограмм авырлыкта икән. Ә яңа туган баласының озынлыгы 6-7 метр тәшкил итә.

Мәрхәмәтсез ана

Кыр кәҗәсе – иң мәрхәмәтсез ана. Бәләкәй генә куркыныч булганда да 100 кәҗәнең 60ы үз баласын ташлап кача. Куркыныч бетсә дә аларның 60ы балалары янына кире әйләнеп кайтмый икән.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев