Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен яшьләренең иң активлары җыелды.
2009 елның декабрендә республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге төзелеп, милли хәрәкәттә уңышлы проектлар тормышка ашырыла. 15 елдан артык керәшен яшьләре ныклы команда булып керәшен мәдәни-мирасын танытуда үзләреннән зур өлеш кертә. Ел дәвамында бүлекккә яңа керәшен яшьләрен тарталар, очрашып, узган эшкә нәтиҗә ясап, яңа планнар коралар.
Шушы көннәрдә дә «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге стратегик сессия уздырды. «Бәрәкәт»нең җитәкчесе Игорь Шрыков соңгы елда оештырган һәр проектка аерым тукталып, якыннан таныштырды.
«Бәрәкәт»не үстерерү өчен яңа идеяләр, яңа сулыш, проектлар кирәк. Яшьләребез дә безгә килеп кушылырга курыкмасын иде, зур бер гаилә кебек яшибез монда. Бергә, команда булып эшләү мөһим», – дип билгеләп узды Игорь Валерьевич.
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге 2027 елда нинди булачак һәм моның өчен бүген нәрсә эшләргә кирәк; нинди яңалык кертергә; нәрсәгә басым ясарга; нәрсә үзгәртергә һәм башка шундый сораулар каралды. Проектларны үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Очрашуда керәшен яшьләре хәрәкәтенең башында торучылар да бар иде. Алар үз тәкъдимнәрен әйтеп, «Бәрәкәт»нең үсүен билгеләп уздылар. Ахырда һәр катнашучы, шулай ук, үз фикерләрен әйтте.
Керәшен яшьләре мондый очрашуны даими оештырырга кирәк дигән фикердә таралышты.
Ангелина Мухина фотосы, видеосы
Нет комментариев