Хәбәрләр

Казанда робот-җыештыручылар эшли башлаячак

Казан идарәче компанияләре йорт яны территорияләрен тоту өчен 28 автоном робот-җыештыручыга заказ биргән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, бу роботлар Казанда урам себерүчеләр кытлыгын өлешчә тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, бүгенге көндә ул 877 кешене тәшкил итә.

«Операторлар әзерлек узган инде. Роботлар алмаш насадкалар белән җиһазландырылган: кышын аларны кар җыю өчен, җәен себерү өчен кулланырга планлаштыралар», — дип билгеләп үтте Гыйниятуллин.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары өстәп әйткәнчә, дөрес файдаланган очракта һәр робот унга кадәр кешене алыштыра ала. Шул рәвешле, 28 машина 280 кешене алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев