Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее оештырган конкурста катнашып, Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең 7нче класс укучылары, дипломнарга ия булды.
Петр Гаврилов музее "Герои родной земли" дигән онлайн-конкурс оештырган. Бу хакта редакциябезгә укучылар үзләре хәбәр итте.
"Туганайлар" газетасы сайтында патриотик шигырь сөйләүчеләргә онлайн-конкурс бар. Нишлибез, укучылар?" – диде класс җитәкчебез Лидия Семёновна Константинова (Пасыева). Без риза булып, дүртебез видеоролик җибәрдек. Җитәкчебез шагыйрә Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен тәкъдим итте. Без тырышып ятладык. Дипломнарны кулга тотып, фотога да төштек. Конкурсны оештыручыларга һәм танытучыларга зур рәхмәт!
Ә безгә эшнең нәтиҗәсен күрү күңелле", – дип язганнар алар.
Нет комментариев