Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Пәнәченең батыр егетенә “Хәрби батырлык өчен” медале тапшырылды

Юрий Жаров Украинада барган хәрби операциягә үз теләге белән май аенда китә.

Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашкан Урта Пәнәче авылы егете Юрий Жаровка 9 декабрь көнне “Энергетик” Мәдәният сараенда “Хәрби батырлык өчен” медален тапшыру тантанасы узды.

Ватан геройлары көнендә район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә махсус хәрби операциядә катнашкан ефрейтор Юрий Жаровка медаль тапшырды.

- Зәйлеләр үзләренең геройлары белән горурлана. Бөек Ватан сугышы елларында безнең районда туып үскән Григорий  Ларионов һәм Николай Майков Советлар Союзы Геройлары булдылар, ә Алексей  Васильев - Дан Орденының тулы кавалеры. Бүген илебез әлеге тарихи датаны катлаулы вазгыятьтә билгеләп үтә. Безнең егетләребез махсус хәрби операциядә катнашып, Россиянең азатлыгын, намусын һәм абруен яклый һәм аларның һәркайсы Ватан герое булып тора, - дип билгеләп үтте район башлыгы чыгышында.

Юрий Жаров Югары Пәнәче мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләнеп, нык бәдәнле, көчле егет булып үсә. Аның ирекле көрәш, штанга күтәрү буенча уңышлары шактый: өч тапкыр Татарстан чемпионы була. Ватан алдында хәрби бурычын Юрий Әстерхан өлкәсендә үтә. Армиядән кайткач, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә коткаручы булып эшли. Физик һәм психологик яктан көчле һәм чыдам булуы Украина территориясендә хәрби бурычын лаеклы үтәргә ярдәм иткәндер дә егеткә.

 Ул Украинада барган хәрби операциягә үз теләге белән май аенда китә.

- Үзебезнең егетләргә терәк булу, ярдәм итү теләге  махсус хәрби операциядә катнашырга этәрде. Башка егетләребезнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын телим, - ди батыр солдат.

Юрий күп балалы гаиләдә үскән, яшьли әнисез калган, әтисе егеткә төпле ныклы тәрбия биргән.

- Әлбәттә, улымның хәрби операциягә барырга карар итүен җиңел кабул итмәдем. Мин үзем дә элекке хәрби, шуңа күрә аны хупладым һәм исән-имин кайтуын теләдем. Бүген улым өчен чын күңелдән горурланам, - ди әтисе Анатолий Антонович.

"Хәрби батырлык өчен”  медале Юрий Жаров казанышлары копилкасында - икенче медаль. Луганск Халык Республикасы территориясендә ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев