Урта Багражда үзенчәлекле чара – урам фестивале узды
Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре «Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» дип исемләнгән урам фестивале уздыра. Ул районда — Батырлык һәм бердәмлек, Россиядә Гаилә елына багышлана.
Бу көннәрдә фестиваль кысаларында Урта Багражда үзенчәлекле чара узды. Чараны Урта, Югары, Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Сармашбаш китапханәчеләре бергәләп оештырдылар.
«Фестивальдә төрле номинацияләрдә авылларыбызда, туган ягыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр, гаилә тарихлары, гаилә династияләре, мәдәният, гореф-гадәтләр яктыртылды. Күп төрле темага стендлар, китап инсталяцияләре, ретро фотоальбомнар, картиналардан, крючок белән бәйләнгән уенчыклардан, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмәләр оештырылды. Роза Волкова, Наталья Ветлугина, Андрей Кузьминнарның күңел җылысын салып ясаган картиналары, Югары Мәлемнән Разия Рамазанованың матур итеп чигеп эшләнгән эшләреннән күргәзмәләр бәйрәмебезне тагын да эчтәлекле итте», — ди Урта Баграж авылы китапханәчесе Мария Князева.
Фестиваль «Гаиләгә һәм туган якка мәхәббәт» темасына «Бәхетле гаилә сере» шигыре астында флешмоб белән башланды һәм нәфис сүз, җыр-моң белән үрелеп барды. Намус Насыров, Марс Гуреев, Разия Рамазанова, Кадрия Гыйльманова, Мария Князева, Андрей Кузьминнар башкаруында матур, моңлы җырлар яңгырады.
«Минем Ватаным — минем гаиләм» шигъри марафонында җирле шагыйрьләр Сармашбаштан Кадрия Гыйльманова, Югары Мәлемнән Разия Рамазанова, Аяз Галиуллин, Урта Баграждан Анна Кондрабаева, Сарсаз-Баграждан Андрей Кузьмин үзләре язган шигырьләрне укыды.
Елена Кузьмина, София һәм Алексей Утягановларның гаилә тарихын тамашачылар бик яратып тыңлады. Наталья Ветлугина — картиналар ясау, Разия Рамазанова матур итеп түшлекләр чигү буенча мастер-класс күрсәтте.
Өч Баграждан мәдәният хезмәткәрләре «Кыз бирү» йоласын тәкъдим итте. Алар сәхнәләштергән күренештә безнең көннәргә килеп җиткән йола, гореф-гадәтләрне яктырттылар.
Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев җирлектә күркәм, үрнәк гаиләләрнең күп булуы турында ассызыклап, фестивальдә катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Элекке гореф-гадәтләрне, йолаларны без әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләүләре буенча, китаплардан укып, фотосурәтләрдән күреп беләбез. Бу бәйрәм Зәй районының күпмилләтле һәм дус халкын берләштерде. Фестиваль „Мин үз гаиләмне яратам“ дип исемләнгән фотозонада күмәк фотога төшү белән төгәлләнде», — ди Мария Князева.
Фотолар авыл китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев