Урта Багражда маскировка челтәре үрүне дәвам итәләр
Хәбәрләр

Урта Багражда маскировка челтәре үрүне дәвам итәләр

Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән багражлылар маскировка челтәре үрделәр.

Зәй районының Урта Баграж мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү теләге белән маскировка челтәрләре үрү эше башланып китте.

“Баштарак бу эшне ничек башкарып чыгарбыз дип курыккан идек, бергәләп эшләгәч, бер кыенлыгы да юк. Ярдәм итәргә килгән хатын-кызларыбызга зур рәхмәт, сәламәт булсыннар. Ә егетләребез тиз арада исән–сау булып, туган якларына әйләнеп кайтсыннар”,– дип хәбәр иттеләр мәдәният хезмәткәрләре.


Нет комментариев