Үрилеләр шигырь уку кичәсе уздырганнар
Балык Бистәсенең 95 еллыгына багышланган чараларда Үри халкы актив катнаша .
Шушы көннәрдә Үри авылы китапханәсе хезмәткәрләре “Туган яктан да газизрәк җир юк” дип аталган күргәзмә ясадылар. Биредә Балык Бистәсе районының тарихы, географик урыны, авыллар турында язылган китаплар тәкъдим ителде.
Район юбилеена багышлап, “Районыбыз турында шигырьләр сөйлибез” дигән шигырь уку кичәсе дә уздырылды. Кичәдә Балык Бистәсе районындагы җирле шагыйрьләрнең һәм язучыларның шигырьләре, хикәяләре яңгырады. Алар үз әсәрләрендә туган якларының гаҗәеп һәм кабатланмас матурлыгы, чиксез киңлекләре һәм, әлбәттә, киң күңелле халкы турында язганнар. Китапханәче Рузилә Вәлиуллина да, юбилей белән котлап, шигырь укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев