Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаштан Родион Иванов яраланган кыргый хайванны аякка бастырган

Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Родион Ивановның хуҗалыгында сыер, бозау, кәҗәләр, пони (кечкенә ат), хәтта болан (марал) да бар.

Аның өе каршында чирәм чемченеп йөрүче боланга охшаган хайванны да очратырга була. Асыл боланның (марал) язмышы хакында Родион үзе сөйләде, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» сайты.

«Узган елның 24 июне иде ул. Хуҗалык бригадиры үзенең машинасына салып, комбайн суккычына эләккән ярымүле хәлдәге җан иясен ферма янына алып кайта. Биредә ветеринария табибы булып эшләүче Алмаз Богданов миңа шалтыратты да хәлне сөйләп бирде. Тиз генә җыенып, алар янына ашыктым. Күптән түгел генә туган әлеге кыргый урман хайванының хәле, чыннан да, бик начар иде: алгы аягы сынган, арткы тәпие сөягеннән чыккан, бот өлешендә тишем дә бар. Язмыш кочагына ташлап булмый, кызганыч бит. Тиешле оешмаларга бу хакта хәбәр итеп, белгечләр белән киңәшләшеп, алардан рөхсәт алганнан соң, мин моны өйгә алып кайттым. Гомере бетмәсә, тернәкләнеп китәр, юк икән — юк. Алмаз боланның аягын гипслады. Әмма сызланулары бик көчле булгандыр инде, өч көн берни дә ашамады-эчмәде яңа «танышым». Кәҗә сөте бирергә тырышып карасам да, авыз эчендә тота һәм кире чыгара иде. Ходайның рәхмәте, дүртенче көнгә имезлекне капты, әкренләп сөт суыра башлады бу. Үземнең дә кәефләр күтәрелеп китте. Димәк, өмет бар. Өч атна сарай эчендә ятып кына торды боланым. Бер айдан мин аның гипсын алдым. Яраларын көн саен тозлы эремә белән эшкәртә, компресс та куя идем. Шуларның шифасы тиде, аякка басты. Мин аңа өч айдан артык көнгә биш-алты тапкыр кәҗә сөте эчердем, ипи, печән дә бирдем. Өч литр гына җитмәгәч, сыерныкына күчтек. Әнә шулай тугыз ай дәвамында бик яратып сөт белән тукланды боланым. Аннары нәрсә саласың, шуларны ашый: печән, кишер, бәрәңге, ашлык — берсе дә савытта калмый иде», — дип сөйли Родион Иванов.

Ул тәрбияләп аякка бастырган асыл болан бер елдан артык Родион Ивановның хуҗалыгында яши. Аның кушаматы  — Долина. Кәҗәләр белән бергә йоклый, дүрт яшьлек пони белән бик дус, аның тирәсендә уйнарга ярата икән.

Асыл болан бүгенге көндә Саба районының урман массивында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев