Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаштан Любовь Павлова: “Олы көн алдыннан ылыс ботакларын бизәп, аны тәре алдына куябыз”

Кукмара ягы керәшеннәрендә дә тәре почмагына зур игътибар бирелә.

Элгәредән гаилә корган һәр яшь пар, үзенә яңа йорт җиткереп кергәндә, иң беренче итеп тәре почмагы булдырган. Ул түрдә, көньяк-көнчыгышка караган почмакта, кеше биеклегендә итеп урнаштырылган.

“Без бүгенге көндә Олы көн бәйрәменә әзерләнәбез. Димәк, тәре алды алъяпкычлары юылып, алмашка икенчеләре эленә, алар аерым чиста су белән юыла. Ә бәйрәм алды көнендә, без ылыс ботакларын бизәп, аны тәре алдына куячакбыз. Бирегә шулай ук кач кылып кызартылган күкәй дә урын ала. Ул бәла-казалардан сакларга ярдәм итә, озак вакыт бозылмый саклана.

 

Бәрмәнчек бәйрәме көнне тәре почмагы алдына тал песие ботаклары куела. Бу ботаклар беренче тапкыр малларны көтүгә куганда кулланыла. Һәркем бу ботакларны болгап: “Хәерле еллар килсен! Илләребез тыныч булсын! Малларыбыз исән-сау булсынныр!” – дип, үзенең теләкләрен тели.

Безнең өйдәге тәре почмагында Изге кыз Мария иконасы урнаштырылган. Шүрлеккә шулай ук келәү иткәндә шәм яндырып кую өчен лампада куелган. Әлеге тәре почмагының шүрлекләре төрлечә бизәлә. Чигелгән кечкенә җәймәләр, бәйләгән челтәрләр белән каплана.

Элек тәре алды алъяпкычын киндер тукымадан теккәннәр. Әле дә хәтеремдә, әбием тәре почмагының ике ягына киндердән суккан кызыл башлы сөлге элеп куя иде. Бу сөлге әле дә бик кадерле мирас булып саклана.

Тәре почмагына алъяпкычлар эленә. Безнең якларда ул ак тукымага төрле бизәкләр чигеп эшләнә, кырларына челтәрләр тегелә. Үзем чигәргә яратканлыктан, безнең тәре алды алъяпкычы чигү җепләре белән чигеп эшләнгән. Хәзер исә инде күп кенә йортларда тәре алъяпкычларын челтәрдән тегәләр.

Изге почмагыбыз һәрвакыт тузаннан арындырылып тора.

Менә шулай керәшен карендәшләребез үзләренең тәре почмакларын гел яңартып, кадерләп, келәүләр укып, гомер кичерәләр. Безгә бик кадерле ул изге почмагыбыз!

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, карендәшләр!”, – диде Любовь Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев