Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Угыз пешерү, сарык йонын эшкәртү: Балык Бистәсе керәшеннәре кызыклы мастер-класслар тәкъдим итте

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Балык Бистәсе районында мастер-класслар төшерделәр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы бара. Шул уңайдан бүген Алан-Полян һәм Казаклар Чаллысы авылларында угыз пешерү һәм сарык йонын эшкәртү буенча мастер-класс төшерелде. Тиздән видеолар мәдәни үзәкнең рәсми чыганакларында тәкъдим ителәчәк.

Угыз – яңа гына бозаулаган сыер сөтеннән пешерелә торган ризык. Алан-Полян авылында угыз пешерү тәртибе белән Галина Григорьева таныштырды:

– Сыер бозаулагач, өч көн дәвамында угыз сөтен бозауга эчертәләр. Бозау шул сөтне эчсә, сау-сәламәт була, дип әйтә иде безнең әбиләребез. Калган сөтне җыеп баралар һәм угыз ясыйлар. Угызны элеккеге чуенга салып пешерәм. Анда угыз көйми дә, тәмле дә булып пешә. Тәмләткечләр салмыйм.

Пешкән угызга, малларга “күз тимәсен” өчен, бераз гына тоз сибәләр һәм “сулар” өчен тастымал белән каплап куялар. Әзер угызны июль аенда җыелган Питрау чәчәкләре белән "төсләү" йоласы да бар.

Чабата эченә чәчәкләрне салалар һәм аз гына төтен пыскытып торсын өчен ут төртәләр. Төтен белән угызны "төслиләр". Монысын да күз тимәсен дип эшләгәннәр. Авылда бу йола бүгенге көндә дә үтәлә.

Угыз белән күршеләрне, туганнарны да сыйлаганнар

Иң гади оекбашны бәйләү өчен генә дә күпме хезмәт кирәк! Казаклар Чаллысы авылында булган мастер-класс шуңа инандырды. Биредә сарык йонын кыркыдылар, яздылар, теттеләр, эрләделәр, каттылар, йомгакка чорнадылар һәм соңыннан оекбаш бәйләп күрсәттеләр.

Төп йон алучылар Зоя Кузьмина белән Сергей Новиков булды. “Иң беренче итеп йонның өлгергәнлеген карыйбыз. Кырку өчен йон калыккан булырга тиеш”, – дип сөйләде Сергей Новиков.

Ул яз һәм көз алынган йоннарның бер-берсеннән аерылуы турында да әйтте. Язгы йон – бияләй, оекбаш, ә көзге итек ясау өчен әйбәт.

Тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.

Фото: Сөмбелә Вәлиәхмәтова, Ирина Муллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев