Кастингка 5-12 яшьлек балалар чакырыла.
5 сентябрь 15.00 сәгатьтә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Худяков урамы, 11) "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбленә кастинг узачак.
Кастингта һәр балага уен коралында уйнап, биеп яки җырлап, үзенең сәләтен күрсәтергә кирәк булачак. Жюри членнары катнашучыларны ритмны тоемлау, җыр-моңга осталыгы буенча бәяләп, үзләренең киңәшләрен дә бирәчәкләр. Сайлап алу этабын уңышлы узучыларны "Тумар" ансамбле составына алачаклар.
"Тумар"да балаларны төрле халык уен коралларында уйнарга, җырларга һәм үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәтәчәкләр. Ансамбль һәрдаим Үзәкнең иҗади тормышына тартыла, шулай ук, төбәкара һәм халыкара фестиваль, бәйгеләрдә актив катнаша, фольклор концертларда һәм чараларда чыгыш ясый.
"Тумар" вокаль-инструменталь ансамбленең җитәкчесе - Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка бүлеге доценты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров.
Тулы мәгълүмат һәм сораулар буенча түбәндәге телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (906) 385-52-17.
Нет комментариев