Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 9 августындагы 776 номерлы карары нигезендә, югары һәм урта һөнәри белем алучыларның түләүле формадан түләүсез укуларга күчү хокукына ия булучылары исемлеге киңәйтелде.
2023 елның 1 сентябреннән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балаларына түләүле укудан бушлай укуга күчү хокукы бирелде. Моның өчен тиешле документларны җыеп гариза бирергә генә кирәк. Ләкин кайбер шартларны үтәү мөһим: гариза бирү вакытына академик бурычлар, дисциплинар җавапка тарту, уку өчен түләүләрдә бурычлар булырга тиеш түгел.
Нет комментариев