"Туганайлар"ның журналистларын "Башваткыч" тапшыруында күрсәтәчәкләр
Хәбәрләр

"Туганайлар"ның журналистларын "Башваткыч" тапшыруында күрсәтәчәкләр

Тапшыруны 13 февральдә ТНВ каналыннан 15.00 сәгатьтә карагыз

"Башваткыч"ның чираттагы тапшыруында керәшен тематикасына кагылышлы сорауларга җавап биреп, “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина, журналистларыбыз Олеся Дмитриева һәм Милена Новикова үзара көч сынаштылар, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Кемнең җиңүче булуын 13 февральдә эфирга чыгачак “Башваткыч” тапшыруында белә аласыз. Башлана 15.00 сәгатьтә. 
Шулай ук, бу тапшыруны ТНВ-планета каналында 12 февраль көнне 18.15 сәгатьтә карый аласыз.


Нет комментариев