Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар”ның 20 еллык юбилле уңаеннан, газетабызны озак еллардан бирле алдыручыларны барлауны дәвам итәбез

Чистай районының Ишәле авылында яшәүче Анна Мельникова медицина училищесын тәмамлагач, Чистай шәһәренең балалар дәваханәсенә медсестра булып урнаша

Соңрак, туган авылы медпунктында эшләп, 43 ел стаж белән, лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветеранының тормыш юлы сынауларсыз гына булмый. Яшьли тол кала – 36 яшендә ире чын дөньяга күчә. Ялгызы калып,  ике бала тәрбияләп үстерә.

“Туганайлар” газетасын 2008 елдан алдыра башладым. Быел да язылдым. Ул минем якын дустым, киңәшчем дә. Һәрбер санын түземсезлек белән көтеп алам, яратып укыйм, җыеп барам. Газета бик эчтәлекле. Чит төбәктә яшәүче карендәшләребезнең тормышын да яктыртасыз. “Белемнек” рубрикасы битләрен аерым туплап, белемнек кенәгәләрем янында саклыйм, – дип язды Анна Мельникова. Озакламый бердәнбер керәшен газетабызның 20 еллык юбилее булачак. Шул уңайдан, редакция хезмәткәрләренә җан тынычлыгы, иминлек, уңышлар телим. “Туганайлар”ны укучылар саны көннән-көн артсын. Күңелебезгә яшәү дәрте бирүче газетабызның алда юбилейлары күп булсын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев