Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” газета хезмәткәрләре Сабада медиа-сабантуйда ял иттеләр

15 июльдә Сабада "ТАТМЕДИА"ның 15 еллыгына багышланган Сабантуй бәйрәме үтте.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Боерыгы белән оешты. Хәзерге вакытта ул – Татарстан Республикасының  иң зур медиакомпаниясе. 65 филиал – аңа республика, шәһәр һәм район басма массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр керә.  "ТАТМЕДИА"да барлыгы 1685 хезмәткәр эшли.
Төрле чараларда башкалар күңел ачканны язучы, видео-фотога төшерүче журналистлар бүген үзләре рәхәтләнеп ял иттеләр.

Сабантуй борынгы йолаларның берсе – бүләк җыю белән башланып китте. Бу күренеш күңел күтәренкелеге һәм җыр-биюләр белн узды. Гармунчылар, җырчылар һәрбер редакция каршысына килеп такмаклар җырлады.  "Туганайлар" газетасы өчен махсус керәшен җырын сайлады алар. Барыбыз да кушылып, бергәләшеп башкардык. 
Бәйрәмдә Татарстанның Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Ул журналистларның тыгыз һәм тынгысыз эшен бәяләп, бәйрәм белән котлады, рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Шулай ук,  Республиканың "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та журналистларны бәйрәм белән котладылар, хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, уңышлары өчен мактап киттеләр. 
Сабантуй мәйданында төрле ярышлар, уеннар булды. Көрәш, волейбол, турникта күтәрелү, гер күтәрү, кул көрәше, аркан, таяк белән тартышу, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, кашыкка теннис шары салып йөгерү, кашык белән су ташу, утын кисү, сумо көрәше, көянтәле сулы чиләк белән йөгерү, чүлмәк вату. Монда безнең “Туганайлар”  редакциясе  кызлары да сынатмады. Күп ярышта катнашып, бүләкләр оттылар. Олеся Дмитриева таяк белән тартышуда 3нче урынны алды, Фирдания Сабирова кашыкка теннис шары салып йөгерүдә, чүлмәк ватуда катнашып үз җитезлеген күрсәтте. Капчык киеп йөгерүдә дә, аркан тартышуда да безнең коллектив алда булды.


Сабантуеның төп бүләге – тәкәне “Шәһри Казан” редакциясе хезмәткәре, оста көрәшче Фәрид Салихов яулады.
Республика буенча җыелган 600дән артык  кунак-журналистларны "ТАТМЕДИА"ның Саба районындагы филиалы югары дәрәҗәдә каршы алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев