Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” редакторы йокларга яткач кемне уйлый?

Бүген – “Туганайлар” газетасы редакциясенең баш редакторы Юлия Губинаның туган көне. Шул уңайдан, аның белән блиц-сораштыру үткәрдек

- Йокыдан уянуга нишлисез?

- Сәгатькә карыйм.

- Иң яраткан ризыгыгыз?

- Әнием пешергән җимеш бәлеше.

- Сезгә кешеләрнең кайсы ягы ошамый?

- Икейөзлелек!

- Тормышыгыздагы иң җүләр адым?

- Һәр нәрсәне уйлап эшләргә яратам һәм тырышам.

- “Туганайлар” журналисты булмасагыз, кем булыр идегез?

- Врач булу хыялым бар иде.

- Егетләрнең тышкы кыяфәтендә иң беренче нәрсәгә игътибар итәсез?

- Күлмәгенең чисталыгына, үтүкләнелгәнме, килешлеме икәненә...

- Сөйләмегездә нинди “чүп” сүзләрне еш кулланасыз?

- “Ямегез” дигән сүз артыграк китә.

- Элвин Греймы әллә Моргенштернмы?

- Берсенә дә исем китми. Әмма инде икесенең берсен сайларга кирәк булса, Элвин Грей.

- Ун елдан соң, “Туганайлар” газетасын  ничегрәк итеп күрәсез?

- Ялтырап тора торган сыйфатлы кәгазьдә басылган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән һәм үз халкын хөрмәт итүче һәр керәшеннең сагынып көтә торган газетасы булыр дип күзаллыйм. Киләчәктә интернет киңлекләре дә безнеке булыр.

- Нәрсә ул бәхет?

- Бәхет – ул мизгел; һәр мизгел – бәхет. Иртән торып барыр эшең, якыннарыңның һәм үзеңнең сау-сәламәт, дөньяның тыныч булуы.   

- Бер айга күпме акча туздырасыз?

- Акча төрлечә туза инде, шулай да, бераз җыеп куелганы (подушка безопасности) булырга тиештер дип уйлыйм. Әҗәткә сорауны да, бирүне дә яратмыйм.

- Йоклар алдыннан кемне уйлыйсыз?

- Соңгы атнада Владимир Путинны... Йоклый аламы икән ул дип...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев