«Туганайларга» язылып бүләк откан карендәшләребезнең исемнәре билгеле - туры эфир
Газета укучыларыбыздан барлыгы 120 квитанция килде.
Агымдагы елның 2 яртыеллыгында "Туганайлар" газетасы укучылары арасында розыгрыш башлап җибәргән идек. Татарстанның төрле районнарында сибелеп яшәүче карендәшләребездән барлыгы 120 квитанция күчермәсе килде.
Укучыларыбыз арасында, чәйнек, үтүк, таба, кәстрүл һәм үлчәү уйнаттык.
Шулай итеп розыгрыш җиңүчеләре:
Үтүк: Кукмара районының Село-Чура авылыннан Анастасия Тукачова;
Чәйнек: Казан шәһәреннән Клара Николаева;
Таба: Мамадыш районының Владимир авылыннан Осипова;
Үлчәү: Мамадыш районының Владимир авылыннан Саркеева;
Кәстрүл: Биектау районының Озерная поселогыннан Җәүһәрия Нуруллина.
Җиңүчеләр редакция белән элемтәгә чыксыннар, 8 917 250 97 95 номерына язсыннар.
Карендәшләребезгә безнең белән булганнары, бәйгеләребездә актив катнашканнары өчен зур рәхмәтлебез! Һәр керәшен йортына «Туганайлар» килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев