Түбән Камадагы Яңа ел турнирында Руслан Елисеев беренче урынны алды
Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында үзебезнең шәһәр һәм күрше Яр Чаллы малайлары өчен милли көрәш буенча оештырылган Яңа ел турнирында Руслан Елисеев беренче урынны алды.
(Фотода: Мактау пьедесталының иң югары баскычында — Руслан Елисеев, аның алдында — әтисе Валерий. Шамил Әмирханов фотосы)
Көчле көрәшче булып үсеп килүче бу керәшен егете Түбән Камадагы 9нчы урта мәктәпнең ә бишенче классында укый, көрәш белән беренчегә укырга кергән вакыттан бирле тырышып шөгыльләнә. Шуңа күрә, аның инде балалар арасында үткәрелгән төрле ярышларда җиңүләре дә шактый. Менә бу яңа уңышына иң нык шатланучылар — Яңа ел турнирын карап утырган әти-әнисе Ландыш һәм Валерий Елисеевлар булгандыр.
— Руслан көрәшергә генә түгел, хоккей уйнарга да өлгерә, укуын да онытмый, — ди горурлыгы йөзенә чыккан әтисе Валерий. Ул үзе — Балык Бистәсенең Алан-Полян авылыннан күченеп килгән керәшен, Түбән Камадагы шин заводында эшли.
Руслан һәм башка көрәшчеләргә медальләр, дипломнар белән беррәттән, Яңа ел күчтәнәчләре тутырылган пакетлар да тапшырылды. Ә бу бүләкләрне Түбән Кама көрәш федерациясе әзерләде (председателе – Рафис Мостафин, директор вазифаларын үтәүче – карендәшебез, Трудовой авыл җирлеге башлыгы Артём Морозов). Сүз уңаеннан, Артём Морозовның үз улы Егор да көчле көрәшче, әмма бу Яңа ел турнирында катнаша алмады. Чөнки шушы көннәрдә көч сынашуның башка төре — ирекле көрәш буенча яшьләр арасында Зәйдә үткәрелгән Татарстан беренчелегендә катнашып, икенче урынны алып кайтты.
Виктор Шадрин,
Түбән Кама шәһәренең «Шинник» спорт комплексы матбугат хезмәте җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев