Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама ветераннары Россия дәүләт думасына барганнар

Өлкәннәр көнендә, Түбән Кама ветераннар советы членнары думада булып, бер төркем депутат белән очрашканнар.

Илебез башкаласы Мәскәүдә алар Россия дәүләт думасы депутатлары Айрат Фәррахов, Нина Останина, Руслан Гаджиев, Анатолий Иванов һәм Ирина Роднина белән очрашканнар. Заманында Түбән Камадагы төрле оешмаларда җитәкче урыннарда эшләгән ветераннар бу депутатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны биргәннәр. Аерым алганда, депутатлар белән очрашуда алар, илдәге хәзерге хәлләр, халык тормышы, икътисад һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшкәннәр.

Түбән Кама ветераннар советындагылар өчен бу очрашуны Россия дәүләт думасы депутаты, озак еллар Түбән Кама муниципаль районы башлыгы булган Айдар Метшин оештырган.

Мәскәүгә баручылар арасында карендәшебез, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте идарәсе члены, күп еллар дәвамында җитәкче булып эшләгән Лида Тартмина да бар. Түбән Афанастагы керәшен гаиләсендә туып-үскән, һөнәре буенча укытучы Лида Михайловна төрле елларда Афанас җирле үзидарә советы председателе, Афанас авыл җирлеге башлыгы, Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын биләгән. Хәзерге вакытта ул җирле керәшен оешмасы эшчәнлегендә актив катнаша, мирасыбызны, культураны саклауга үзеннән зур өлеш кертә.

Россия дәүләт думасы депутаты, Түбән Кама ветераннарының Мәскәүгә эшлекле сәфәрен оештырган Айдар Метшинның Өлкәннәр көне уңаеннан ВКдагы үз битендә урнаштырылган котлавында “беренче чиратта, җәмгыятебезне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм; аларның зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе – безгә илнең киләчәген төзүдә бәяләп бетергсез мирас” дигән сүзләр бар. Шулай ук, ул өлкән буынга рәхмәт йөзеннән, Мәскәүгә шушы сәфәрне оештырулары, дума депутатлары белән очрашудан тыш, ветераннарның илебез башкаласындагы истәлекле урыннарда экскурсиядә булулары турында да яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев