Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре традицияләрне саклау юлында

16 майда Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Керәшен халкының онытылган традицияләре» грант проекты үтәлеше мәсьәләләренә кагылышлы оештыру җыелышы булды.

Бу проект Татарстанның 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерү гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Җыелышта күргәзмә- экспозицияләр оештыру һәм тәкъдим итү, "Керәшен халкының онытылган традицияләре" дип исемләнгән клиплар циклын әзерләү һәм күрсәтү, 13 июльдә шәһәрнең "Семья" паркында булачак "Керәшеннәр дигән халык бар" бәйрәмен оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Анда җирлек керәшен мәдәни- этнографик җәмгыяте председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, "Заман" уку һәм аралашу үзәге директоры Ольга Афонова, 31нче мәктәп укытучысы Алевтина Даутова, "Баш чишмә" ансамбле җырчысы, укытучы Зинаида Пестрова катнашты. Җирле керәшен мәдәни- этнографик җәмгыяте  элгәредән сакланып килгән бай рухи мирасыбызны халыкка кайтару максатыннан районның керәшен авылларында эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара. Хәзерге вакытта интернетта Чәбия авылыннан чыккан кешеләрнең "ябык чаты" булдырылды. Анда алар үзләренең семья альбомнарында сакланган фотолары һәм истәлекләре белән уртаклашалар.

Ул фотоларның һәм истәлекләрнең тарихи әһәмияткә ия булганнары халыкка күрсәтеләчәк. Җыелышта әнә шундый бурычлар куелды. Эшлекле һәм актив кешеләрне үз эченә алган  мондый команда булганда, бу планнарның үтәләчәгенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев