Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама ягы керәшеннәрен бар халык күрде

15 июньдәге Түбән Кама Сабантуенда булган 20 меңләп кешенең күбесе керәшен милли мәйданчыгын да карап үтте.

Түбән Кама Сабантуендагы керәшен мәйданчыгында корылган махсус зур палатка әллә кайдан ук игътибарны үзенә җәлеп итә иде. Очлаеп килгән ак түбәле бәйрәм палаткасы өстенә, кызыл җирлеккә «Керәшен милли-мәдәни үзәге» дип татар һәм рус телләрендә язып куелган. Идәнендә кулдан сугылган тар паласлар. Стеналарында — тарихи фотолардан торган стендлар. Аларга карагач, элекке авыл өйләрендәге рамлап әйләндереп алынган карточкалар искә төшә. Өстәлләргә дә чигүле ак ашъяулыклар ябылган. Милли бизәкле бистәрләр һәм башка йорт кирәк-яраклары да урын алган. Бирегә кергән һәркем, элекке керәшен йортын күреп, тарих белән йөзгә-йөз очрашты бу көнне. 

«Баш чишмә» керәшен фольклор ансамблендә җырлап йөрүче Галина Буланованың «Туган нигез» («Родительский дом») дип аталган курчаклар күргәзмәсен дә халык озаклап карады. Ни дисәң дә, бу дөньяда кеше өчен иң зур бәхет — туган нигезеңдә сине каршы алучыларың булуы…

Ә «Баш чишмә» кызлары мәйданчыктагы милли күргәзмәгә килүче хөрмәтле кунакларны һәм шәһәр халкын җыру-бию белән каршы алды. 
«Җиз кыңгырау» ансамбле җырчысы Земфира Вәлиуллинаның үз әнисе Ольга белән бергәләп, керәшен җыруын башкаруы — бәйрәм концертының иң матур мизгеләреннән берсе булды. Ольга Вәлиуллина — «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев