Тойгуҗада юмор киче узды
Хәбәрләр

Тойгуҗада юмор киче узды

Менделеев районы Тойгуҗа авылында “Җырлы юмор шоу” концерты узды.

17 июль кичендә Менделеев районының Иске Гришкино мәдәният йорты директоры Виктор Япаев иҗатташ дусты, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае артисты Раушан Зиннуров белән җыр һәм юмор кичәсе оештырган.  

Виктор да, Раушан да юморны һәм сәхнәне бик сөяләр икән. Шуңа күрә егетләрнең туган авыллары гына түгел, ә күрше тирә авыл халкы да аларның иҗатын ярата.

Бу юлы да Тойгуҗа авылы халкы Викторны һәм Раушанны концерт белән килегез дип, үзләре чакырганнар.

Безнең күптәннән андый программа әзерлисе килә иде, ләкин өлгереп булмый барысына да. Ә монда Тойгуҗалылар чакыргач, өч көндә тиз генә әзерләнеп, рәхәтләнеп концерт куеп кайттык. Халык елады да, көлде дә, - дип сөйли Виктор.

Концерт программасыннан авыл халкы бик канәгать калды. Алга таба да җирле мәдәният йортлары үзешчәннәр һәм яшьләрнең иҗаты белән тулып торсын иде, дигән теләктә калабыз.

Чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев