Татарстанлыларга июль аеннан торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр үзгәрүе турында искәрттеләр.
Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хакимият органы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика халкына июль аеннан торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр үзгәрүе турында искәртте. Моның турында «Шәһри Казан» хәбәр итә.
Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше индексы уртача 10,8% тәшкил итә. 695 муниципаль берәмлек бу күрсәткечтән түбән түләү үсешенә ия булачак. Тагын 218 муниципаль берәмлектә түләү үсеше индексы 15,7% тан артмаячак.
Республика халкының 72% өчен түләү үсеше 10,8% тан да кимрәк булачак. Груничев билгеләп үткәнчә, узган ел коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү үткәрелмәгән.
Нет комментариев