Томат соусында кыяр
Хәбәрләр

Томат соусында кыяр

Җиңел рецепт белән бүлешәбез

2 кг кыяр, 1 кг помидор, 5-6 тырнак сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 110 г шикәр комы, 0,5 стакан үсемлек мае, 50 мл (3 аш кашыгы) 9 %лы аш серкәсе.
Кыярны юып, очларын кисәргә һәм түгәрәкләп турарга. Помидорны юып, берничә өлешкә бүләргә һәм иттарткычтан чыгарырга. Томатка тоз, шикәр комы, үсемлек мае өстәп, яхшылап болгатырга. Томат массасына туралган кыярларны салып, талгын утта 10 минут кайнатырга. Аннан сарымсак, аш серкәсе кушып, тагын 5 минут кайнатырга. Томат соусындагы кыярларны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга. Минем 700 мл лы 4 банка чыкты.

 

ИМ


Нет комментариев