ТНВ төшерә торган Яңа ел мюзиклында карендәшләребез дә катнаша
Хәбәрләр

ТНВ төшерә торган Яңа ел мюзиклында карендәшләребез дә катнаша

Менә инде берничә ай ТНВ каналы үзенең тамашачылары өчен Яңа ел бүләге - «Хәситә» мюзиклын әзерли.

Бу көннәрдә мюзиклның төп күренешләренең берсе төшерелде. Махсус моның өчен Казан күперләренең берсе вакытлыча ябылып торды, "КАМАЗ-мастер" спорт автомобильләре яңа ел бизәлешләрен алды, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар кызы чакырылды. Керәшен егете, "Камаз-мастер" экипажының титуллы пилоты Эдуард Николаев – Кыш Бабай, ә Чаллы шәһәре мэрының матбугат секретаре Римма Мөхәммәтҗанова Кар кызы ролендә булдылар. Мюзиклның бу өзеген, ә дөресрәге ахыргы эпизодын төнлә белән, 20 градус суыкта урамда төшерделәр. Матур кадрлар килеп чыксын өчен күп нәрсәгә түзәргә туры килә, ди режиссерлар.

Мюзиклны төшерү Казан шәһәрендә: халыкара аэропорт территориясендә, көрәш сараенда, башкала урамнарында, шәһәр читендә һәм Баулыдагы танылган «ике сәгатьлек күпер»дә бара.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев