Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тирес булмаса — арыш

Бакчачыларга җирләрен ашлау турында уйлана башларга да вакыт җитеп килә. Кызганычка каршы, хәзер авылда да тирес табу проблемага әверелеп бара. Шәһәр яны участоклары өчен ул, гомумән, алтын бәясенә төшә. Шуңа тиресне җиңел генә арышка алыштырырга була.

Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чә­чәргә кирәк. Аны бушап барган түтәл­ләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна. Төп культура чәчәргә ике атналап кала түтәлне казыйлар.
Бер сутый җиргә 1,8 килограмм арыш кирәк булачак. Аны бабайлар ысулы (сибеп) белән, яки рәт-рәт итеп чәчәргә мөмкин. Яшел ашламаны куерак чәчү яхшырак.
Мондый ашламаның тирес­тән өстен ягы шактый. Берен­че­дән, арзангарак төшә. Сезгә орлык өчен генә түлисе. Икен­чедән, тирес керткәндәге кебек, бакчага миллионлаган чүп орлыгы күчми. Ул, киресенчә, чүп үләннәрен кысрыклый.
Яшел ашлама туфракта файдалы микроорганизмнарны 1,5-2 тапкыр арттыра, ә бу туфракның биологик активлыгын яхшырта. Сидератлар (бу очракта — арыш) туфрактагы куркыныч паразит — нематоданы һәм башка чирләрне ки­сәтергә ярдәм итә.
Бакчага ашлама буларак гәрчич, борчак чәчәргә дә мөмкин. Алар бәрәңгенең төп дошманы булган проволочниктан да коткара.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев