Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләчедән карендәшебез Юрий Емельяновка мактаулы исем бирелде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның атказанган юристы» исемен бирү турындагы указны имзалады. Аңа республикада яшәүче алты кеше лаек булды, диелә ТР җитәкчесенең рәсми порталындагы документта.

«Татарстанның атказанган юристы» исеменә «Законлылыкны ныгытудагы хезмәтләре, һөнәри эшчәнлектәге югары казанышлары» өчен республикада яшәүче алты кеше лаек булды. Араларында карендәшебез, Теләче районы башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Юрий Емельянов та бар. Әлеге зур бүләккә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз карендәшебезне.

Шулай ук, ТР Дәүләт Советы Аппараты хокукый идарәсенең гражданлык закон чыгару бүлеге баш киңәшчесе Энҗе Даутова, «Казан оптика-механика заводы» акционерлык җәмгыятенең хокукый мәсьәләләр, милек һәм фонд базары буенча генераль директор урынбасары Людмила Кощеева, ТР Дәүләт Советы Аппараты хокукый идарәсенең социаль закон чыгару бүлеге мөдире — идарә башлыгы урынбасары Дамир Мәхмүтов һәм Апас район Советының юридик бүлек башлыгы Эльмира Шакирова билгеләп үтелде. Моннан тыш, законлылыкны ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклаудагы хезмәтләре өчен Казанның Яңа Савин район суды хөкемдары Ирина Солтановага мактаулы исем бирелде.  

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев