"Керәшен чибәре-2016", "ZAKARIA" төркеме солисткасы Татьяна Ефремова яңа җыр тәкъдим итте
Татьяна Ефремова үзенең җанатарларына "Тихо гуляй, мой милай" дип аталган керәшен җырын тәкъдим итте. Халык җырына яңа сулыш өрелгән, заманча итеп эшләнелгән.
"Әлеге җыр минем тормышымдагы иң беренче керәшен җыры, мин аны беренче тапкыр, 10 яшьтә конкурста башкардым. Бүген миңа 22 яшь һәм мин аны барлык музыка мәйданчыкларында яңа интерпретациядә чыгарам. Чын күңелдән җырлыйм, сезгә дә ошар дип уйлыйм, яраткан тыңлаучыларым"- дип шатлыгы белән бүлешкән яшь җырчы.
Тиздән җырның клибы да дөнья күрәчәк.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/tatyana-efremova-yaa-yr-tkdim-itte
Нет комментариев