Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремовага театр сәхнәсендә тәкъдим ясаганнар

Шатлыклы хәбәре белән җырчы социаль челтәрләрендә уртаклашты.

21 февраль кичендә талантлы җырчыбыз Татьяна Ефремовага сөйгән яры тәкъдим ясаган. Бу хәл Тинчурин театры сәхнәсендә булган. 

- Бүген театрда "Гашыйклар баскычы" спектакленә килдек. Спектакль азагында сәхнәгә 10 рәттә, 13 урында утыручы кызны чакырдылар. Бу минем урын булып чыкты, - дип язган җырчы сәхифәсендә. 

Ә бераздан йөзек һәм тезләнгән егет фотосын куеп, "Килде. Күрде. Җиңде" дигән язу белән пост та чыгарган. 

Пост астына бәхетле парга дистәләгән котлау сүзләре дә җыелган. Без дә Татыебызны котлап, матур гаилә корып җибәрүләрен теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев