Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның Төркия белән хезмәттәшлеге ныгый

2023 ел нәтиҗәләре буенча Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше 1,2 миллиард доллар тәшкил итте.

Бу, башка еллар белән чагыштырганда, ике мәртәбә күбрәк дигән сүз. Америка басымы астында чит илләр Россиягә карата төрле санкция куллануга карамастан, хәзерге вакытта безнең республикада Төркиянең 10 заводы эшли. Ул илнең Татарстанга гомуми инвестиция күләме 2 миллиард доллардан артып китә.

Болар турында Татарстан делегациясе белән Төркиянең бәйсез промышленниклары һәм эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчелеге очрашуында әйтелде.

Истанбул шәһәрендәге ул очрашуда безнең делегацияне Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкләде. Очрашу барышында Төркия компанияләре өчен Татарстандагы үсеш мөмкинлекләре дә тәкъдим ителде. 14 мең эшмәкәрне берләштергән ассоциация вәкилләре белән очрашуда Марат Җаббаров Татарстанда тулаем продукт күләменең даими артуын телгә алды. 2022 елда ул 3,87 триллион сум тәшкил итте. Республика тулаем продуктының 29,8 процентын казылма байлыклар алып тора. Узган ел Россия каучугының — 46 проценты, йөк шиннарының — 56,4 проценты, йөк автомобильләренең — 37,3 проценты, этилен полимерының 29,9 проценты Татарстанда җитештерелгән.

MÜSİAD идарәсе председателе Махмут Асмалы үз чыгышында Татарстан делегациясенә мөрәҗәгать итеп: «Татарстан белән Төркия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, алар эшлекле хезмәттәшлек белән генә чикләнмичә, туганнарча мөнәсәбәткә әйләнде. Бу безнең илләргә үсеш мөмкинлеге бирә. Без, эшмәкәрләр буларак, бу мөмкинлекләрдән файдалану өчен бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез», — дип искәртеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев