Татарстанның атказанган артисткасы, сопрано тавышлы җырчы сандугачыбыз Зоя Борисова шактый еллар Хабаровскида торганнан соң туган якка кайтты.
Зоя Борисова кияүгә чыгып, 2013 елда Ерак Көнчыгышка киткән иде.
- Аллага шөкер, хәлләрем яхшы. Быел улым Казандагы идарә, икътисад һәм финанс институтына укырга керде, студент булды. Бөтенләйгә туган ягыбызга - Казаныбызга кайттык. Татарстаннан еракка китсәм дә, Хабаровскида яшәвемнең уңай яклары булды. Театрда эшләп, багажымны тутырдым. Русча операларда, оперетталарда, эстрада мюзиклларында уйнау миңа профессионал яктан файда бирде, - ди Зоя Борисова.
Хабаровск шәһәрендә яшәгәндә дә җыр сәнгатен ташламаганын беләбез, ул Хабаровск өлкә академия музыкаль театрында эшләгән. Алга таба да иҗат юлын дәвам итәргә теләве турында әйтте җырчы.
Нет комментариев