Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлылар яңа ел каникулларында 8 көн ял итәчәк

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга җитештерү календарен бастырды.

Биш көнлек эш атнасында, ике ял көне белән, елына эш көннәре саны 244 булачак, ял көннәре – 121 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне.

Җитештерү календаре нигезендә, Татарстанда 2023 елда эшләми торган бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр саналачак: 1-6 гыйнвар һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 май – Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август – Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне;

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев