Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары күпмегә артачагы билгеле
2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5–22,3 процентка артачак. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү 870 муниципаль берәмлектә 17,5 процентка арта. Алар арасында республиканың күпчелек авыл җирлекләре, шулай ук Әлмәт, Арча, Буа, Лениногорск һәм Чистай шәһәрләре, Кама Тамагы, Түбән Мактама һәм Урыссу шәһәр тибындагы бистәләр бар.
Калган 43 муниципалитетта торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 22,3 процентка күтәрелә. Бу чара 21 шәһәргә (шул исәптән Казан белән Чаллыга), 15 шәһәр тибындагы бистәгә һәм 7 авыл җирлегенә кагыла.
Аерым алганда, Казанда электр энергиясе өчен түләү 19 процентка, салкын су өчен 17,5 процентка, су бүлү өчен 17,5 процентка, ягып җылыту өчен 22,3 процентка, каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен 8,9 процентка, ә кайнар су өчен 21,6 процентка арта.
Россия Хөкүмәте Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифларын 17,5 процентка күтәрергә рөхсәт иткән, рөхсәт ителгәннән тагын 4,8 процент өстәлергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев