Татарстанда махсус операциядә катнашучыларның балаларына 20 мең сум түләргә мөмкиннәр
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы яки катнашкан хәрбиләрнең балаларына бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә планлаштыралар. Бу мәгълүмат Татарстан Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Министрлар кабинеты карары проектында күренә.
Документ буенча, түләү гаиләдәге 18 яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк. Башка ярдәм чаралары күрсәтелгән вакытта, бу түләү гаиләнең керемендә исәпкә алынмаячак.
Түләү алучылар исемлеген Татарстан Хәрби комиссариаты, Росгвардия, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы төзи. Түләүне мобилизацияләнгән, Россия Милли гвардиясендә хезмәт итүче һәм махсус хәрби операциядә катнашкан контрактчылар, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операция зонасына командировкага җибәрелгәннәрнең балалары ала алачак.
Шул ук вакытта исемлеккә башка субъект территориясендә чакырылган яки контракт төзегән, әмма яшәү урыны Татарстанда булган гражданнар да керәчәк. Шулай ук махсус операциядә катнашучының баласының даими рәвештә республика территориясендә яшәве дә исәпкә алына.
Түләү алу өчен, баланың ата-анасы яки законлы вәкиле Татарстандагы Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенә гариза бирергә тиеш.
Документ 2023 елның 29 сентябренә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев