Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүче гаиләләр өчен барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат урын алган яңа сайт булдырылды

Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир (аның трансляциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә бара) вакытында шулай дип белдерде.

«Әлеге сайт кайсы учреждениегә мөрәҗәгать итәргә икәнен эзләп мәшәкатьләнмәс өчен, шәхсән минем өчен, гаиләм өчен нинди ярдәм чаралары каралганын һәркайсыбыз күрсен, кайда мөрәҗәгать итеп була, минем очракта нинди форматтагы документлар тапшырып булуын белеп тору өчен барлык чараларны, гражданнарның бөтен категорияләрен үз эченә алачак», - дип ачыклык кертте Фазлыева туры эфир вакытында.

family-tatarstan.ru сайты бүген эшли башлады. Бу – Татарстан гаиләләре өчен платформа. Анда республикада күрсәтелә торган барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат, шулай ук гаилә чаралары һәм конкурсларының анонслары бар.

Элегрәк Татарстанда Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар планы раслануы турында билгеле булган иде. Аны узган елның ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин игълан итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев