Салкынайта, буран һәм бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
20 ноябрь кичендә һәм 21 ноябрь көнне көндез республиканың көнчыгышында җепшек кар явуы көтелә. Шулай ук көндез 14 м/с кадәр көчле җил фаразлана.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 8-13 градус нульдән түбән күрсәтәчәк, ә аязганда −17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез −2 дән −7 градуска кадәр көтелә.
Шулай ук синоптиклар бозлавык турында кисәтәләр.
Нет комментариев