Атмосфера фронты узганнан соң Татарстан антициклонның үзәк өлешендә калачак, шуның нәтиҗәсендә республикада берничә көнгә коры һәм эссе һава торышы урнаша. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.
4 июльдә, көндез һава температурасы +31..+36 градуска кадәр күтәрелә. Республика территориясендә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 5-7 градуска югары булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары нигезендә, көндезге температура +31..+36 градуска җиткән аномаль эссе һава торышы Татарстанда атна ахырына кадәр саклана. Шул ук вакытта, җомга, шимбә һәм якшәмбе республикада урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк язганча, урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде.
Нет комментариев