Эшсезләрнең азлыгы буенча безнең Татарстан – илнең биш төбәге арасында
2021 елның дүртенче кварталында Россиядә рәсми теркәләгән эшсезләрнең бик нык кимегәне ачыкланган. Алар эшкә яраклы кешеләрнең 4,3 процентын гына тәшкил итә икән. Иң аз эшсезләр Петербургта (1,5 процент кына), Ямал-Ненец округында (1,8 процент), Ханты-Манси автономлы округында (2,1 процент), Мәскәүдә (2,3 процент) һәм Татарстанда (2,4 процент). Иң күп эшсезләр – Ингушетиядә, анда халыкның 30 проценты эшсез булып исәпләнә. Дагестанда да андыйлар 13 проценттан артып киткән.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев