Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда эшсезлек кими

Безнең республика – Россиянең эшсезлек аз булган төбәкләреннән берсе

Татарстан илебезнең эшсезлек иң аз булган җиде төбәге арасына кергән. Бу шушы елның март-май айларындагы уртача күрсәткечләрдән чыгып билгеләнгән. Ул җиде төбәккә түбәндәгеләр керә: Чукотка (эшсезлек – 1,6 процент), Санкт-Петербург һәм Ямал-Ненец автономлы округы (1,7 процент), Ханты-Манси автономлы округы һәм Хабаровский крае (2,1 процент), Мәскәү ( 2,2процент) һәм Татарстан (3,4 процент).

Өстәвенә, безнең республика – эшсез кешеләрнең азлыгы буенча  Идел буе федераль округында беренче урында. Россия буенча алганда, март-май айларында бу күрсәткеч 4 процент тәшкил иткән.

Росстат мәгълүматына караганда, шул өч ай эчендә республикада эшсезлек 2,3  процент тәшкил иткән. Май аенда рәсми теркәлгән эшсезлек – 0,5 процент, ә бу исә узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә азрак, дигән сүз.

Татарстанда хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнмәүчеләрдән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгәннәре май азагына 13 мең 300 кеше булган. Шуларның 10 мең 400е – эшсезләр, шул исәптән 8 мең 400е  эшсезлек буенча пособие алучылар.


Фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев