Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда аномаль эссе һава торышы урнашачак

Якындагы көннәрдә 38-40 градуска кадәр эссе булачак

Бу атнада Татарстанда һәм Россиянең ике төбәгендә аномаль эссе һава торышы көтелә.

Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, киләсе атнада республикада һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якындагы көннәрдә Россиянең көньягында 38-40 градуска кадәр эссе булачак. Ә 9 августка кадәр Липецк, Тамбов, Воронеж, Курск һәм Белгород өлкәләрендә һава температурасы климатик нормадан 7-8 градуска артачак.

«Россиянең көньягында, Краснодар краенда, Ставрополь һәм Кырым шәһәрләрендә шулай ук 35-38 градуска кадәр эссе фаразлана. Дагыстан, Чечня, Ингушетиядә һава температурасы 40 градус булачак», — диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев