Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф артты

Бу хактагы республика законын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Татарстанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф 8 тапкырдан артыкка артты, 300 сумнан 2,5 мең сумга кадәр җитте. Ә багажны түләүсез ташыган өчен штраф өч тапкырдан артыкка арттырылды, 300 сумнан 1 мең сумга кадәр җитте. Яңа закон рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

Болардан тыш, законда түләүле автомобиль юлларында йөргәнгә түләмәгән өчен штрафлар кертелә. Алар гади автомобильләр өчен 1,5 мең сум һәм автобуслар һәм йөк машиналары өчен 5 мең сум тәшкил итә.

ТР Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертә торган закон проекты Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан 23 декабрьдә узган утырышта кабул ителде.

Агымдагы елның июленнән Казанның барлык троллейбуслары һәм трамвайлары кондукторларсыз эшли башлады.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев