15 сентябрьдә Татарстанда зур өмә узачак
Хәбәрләр

15 сентябрьдә Татарстанда зур өмә узачак

Бөтендөнья Чисталык көне кысаларында Татарстан «Генеральная уборка страны», «Зеленая Россия» һәм «Сделаем!» дип исемләнгән экологиягә багышланган акцияләргә кушылачак

Казанда Урта Кабан күлендә, Дубравная урамындагы урман паркында һәм «зәңгәр күлләрдә» субботниклар үткәреләчәк, дип Татарстан Республикасы Экология министрлыгы хәбәр итә.

Рус география җәмгыяте әгъзалары күлләр төбен чистартачак. Шул ук территориядә макулатура, пластик савытлар һәм батарейкалар кабул ителәчәк.

Республика шәһәрләрендә табигатьне саклау чаралары үткәреләчәк адресларны Татарстанның Экология министрлыгы сайтында карарга мөмкин.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев