Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашты.

Республика җитәкчесе сайлау участогына тормыш иптәше белән бергә килде, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

 

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев