Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте. Бу хакта ул 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани. Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.
«Ул Җиңү – безнең төп горурлык. Бүген бездә булганнар белән фронтта һәм тылда җиңү өчен көч куйган ветераннарга бурычлыбыз. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитләре көннән-көн кими. Һәр ветеранны кайгырту мөһим. Муниципаль берәмлек башлыкларына, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә тиешле чараларга әзерлекне югары дәрәҗәдә оештыруларын сорыйм. 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итәм», – диде Татарстан Рәисе.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев