Татарстан эшмәкәрләре үз бизнесларына ярты миллион сумга кадәр акча алачаклар
2021 елда Татарстанда эшмәкәрләргә субсидияләр бирү башлана
ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча алачак. Акча «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча бүленәчәк. Бу турыда "Татар-иноформ" хәбәр итә.
Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлеге белән эшмәкәрләргә 680 млн сум акча бирелгән. Бу бизнеска 4 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән.
Татарстанда җитештерелгән продукцияне сатуны киңәйтү өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомствога караган оешмалар бизнес вәкилләренә үз товарларын һәм хезмәтләрен маркетплейсларда теркәргә һәм сатарга ярдәм итә.
Моннан тыш, Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының бөтен дөнья буенча күргәзмәләрдә катнашуын финанслый, халыкара сертификат алуда һәм чит ил сатып алучыларын эзләүдә ярдәм итә.
Быел Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итүгә 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Алар өчен максатларны дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы «май» указында формалаштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев