Танылган композитор Марс Макаровның кызы Иделия Марс Эльбруска Татарстан флагын алып менгән
Хәбәрләр

Танылган композитор Марс Макаровның кызы Иделия Марс Эльбруска Татарстан флагын алып менгән

«Йөрәгем түзмәс дип курыктым, бүтән болай организмны мыскыл итмәм», — ди җырчы.

Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска менгән һәм биредә Татарстан әләме белән фотога төшкән.

«Мин булдырдым! Юлны тулаем үзем үтәргә булдым. Моңа төркемебездән бары 2 егет кенә батырчылык итте. Һәм, әлбәттә, мин. Эльбруска менү 12 сәгать тәшкил итте. Бу бик катлаулы һәм куркыныч, сез моны хәтта күз алдыгызга ди китерә алмыйсыз», — дип бүлешә ул Инстаграм аккаунтында. 

«Йөрәгем түзмәс дип курыктым, бүтән болай организмны мыскыл итмәм», — ди җырчы.

Җырчы һава торышы да начар булганын ассызыклый.

Әлегә Иделия тауга менүдән соң ял итәм, дип яза.

«Бу миңа бик зур тәҗрибә булды. Үзең турында уйларга, үзеңне сакларга кирәклеген аңладым», — ди ул.

    Эльбрус — Россия һәм Европаның иң биек ноктасы.

 

чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев