Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамара Подвалова 50 елга якын керәшеннәрнең «Игәнә» халык фольклор ансамблендә

Сарманнан талантлы карендәшләребез белән таныштырабыз.

Тамара Николаевна 1941 елның 10 маенда Сарман районы Ләке авылында дөньяга килә. Озак еллар колхозда эшли, хезмәт ветераны һәм активистка, ул авыл халкының ялын оештыруга һәм керәшен халкының мәдәни традицияләрен пропагандалауга зур өлеш керткән кеше.

1974 елдан «Игәнә» халык керәшен фольклор ансамблендә җырлый. Оста биюче дә. Бер генә мәдәни чара да Тамара Николаевнадан башка үтми. «Игәнә» халык керәшен фольклор ансамбле составында районда һәм республикакүләм конкурс-фестивальләрьдә солист буларак катнаша.

Тамара Николаевна Сарман районы керәшеннәренең фольклор үрнәкләрен җыюда, киләчәк буынга тапшыруда актив эшчәнлек алып бара. Ләке авылы клубына да ярдәме зур аның. Бәйрәмнәргә сценарийлар язарга ярдәм итә. Ләке клубының эшен камилләштерү белән актив шөгыльләнә.

Бөтен гомере сәхнәдә үткән Тамара Подвалова күңел түрендә саклана торган истәлекләре белән дә бүлеште. Баксаң, 1974 елда Казан Олимпиадасында керәшен җырын яңгыратуга өлеш керткән шәхес икән ул:

— Элек республика Олимпиадалары була торган идек,- дип сөйләп китте ул. — 1974 елда Казанда узган шундый Олимпиадага без Ләкедән 100 кешелек хор белән бардык. Барыбыз да бертөслерәк кофта-юбкалар киеп. Ул вакытта репертуарыбызда керәшен җырулары юк иде әле. Шунда мин: «Әйдәгез, үзебезнең керәшен җырын җырлап карыйк әле, дидем. Авылда аеруча яратып җырлана торган «Француз яулык»ны сайладык», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев